Юкәчедә Казанский бәйрәменә яулык җыйганнар
Хәбәрләр

Юкәчедә Казанский бәйрәменә яулык җыйганнар

21 июль көнне Мамадыш районының Юкәче авылында, Алла Анасы изге Мария тәресе табылган көн хөрмәтенә Казанский бәйрәме узачак.

Казанский — Юкәченең престол бәйрәме, аны ел да зурлап оештыралар. Быел ул 21 июльдә, көндезге 12дә Юкәче авылының ял һәм спорт мәйданында булачак.

4 июльдә Юкәче халкы бәйрәмгә яулык җыйды. «Җүкяче» керәшен халык фольклор ансамбле, «Эзәр» балалар фольклор инструменталь ансамбле (җитәкчеләре – Нина Сәлимуллина) элгәреге күлмәк-алъяпкычлар киеп, үз җыруларыбыз белән авыл әйләнделәр. Карендәшләр арасында үз капка төпләрендә сыйлы табын әзерләп көтеп торучылар да бар иде. Җыру әйтә-әйтә урам тутырып килгән бүләк җыючылар, һәр капка төбендә диярлек тукталдылар. Казанскийга әзерләнгән бүләкләрне бии-бии алдылар. Бүләк бирүчеләрне дә биергә чакырдылар.

Нина Сәлимуллина фотолары.


Нет комментариев