Мамадышның Юкәче авылында күңелле һәм тирән эчтәлекле халык бәйрәме узды. Чара ике зур өлештән торып, һәркемгә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Бәйрәмнең беренче өлеше — «Бал исе тулган һавада» дип аталган.
«Ул Бал Спасына багышланды. Кунаклар бу көннең тарихы белән танышып кына калмадылар, ә төрле кызыклы викториналарда, конкурсларда актив катнаштылар. Бигрәк тә «Аю белән бал кортлары» уены балаларны да, олыларны да бердәй җәлеп итте. Бәйрәм истәлеге итеп, һәркемгә «Умартачының 5 файдалы продукты» дигән файдалы белешмәлек бүләк ителде», — дип сөйләде Юкәче клубы җитәкчесе Нина Сәлимуллина.
Икенче өлеш исә, «Җыр-биюгә урын түрдә» дип аталып, чын халык бәйрәме рухында үткән. Авыл халкы «Наза», «Күперле», «Чүпләм» кебек борынгы уеннарны искә төшергән, җирле талантларның моңлы җырларын тыңлап, биеп күңел ачкан.
«Бәйрәмнең финалы бик җылы төс алды: кунаклар бәйрәмчә бизәлгән зур өстәл артына җыелып, яңа аертылган бал һәм кайнар коймаклар белән чәй эчтеләр. Бу көн авылдашларны бер-берсенә тагын да якынайтып, күңелләргә күтәренке кәеф өстәде», — ди Нина Сәлимуллина.
Н.Сәлимуллина фотолары
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев