Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Югары Кондрата кызы Нина Чалмаевадан Балык шулпасы рецепты

Пётр белән Павел апостолар оста балыкчы булганнар. Шуңа күрә кайбер якларда Питрауны балыкчылар бәйрәме дип тә йөртәләр. Чистай районының Югары Кондрата авылыннан Нина Чалмаева Питрау ашы саналган уха пешерергә ярата. Бу юлы балык ашын карендәшебез Нина рецепты буенча әзерлибез.

Уха пешерү өчен уртача зурлыктагы елга балыгы кирәк. Бәрәңге (4-5 данә), башлы суган (1 данә), укроп, тәменчә тоз-борыч, лавр яфрак алабыз.

Балыкны чистартып, эре кисәкләргә турыйбыз. Башыннан шулпа пешереп сөзәбез. Шулпага балык салып, тоз-борыч сибәбез. Пешкән балык кисәкләрен шулпадан тишекле зур чүмеч белән алып, аерым бер тәлинкәгә салып торабыз. Шулпаны икенче катка сөзгәч, эре итеп туралган бәрәңге өстибез. Башлы суганны турап сибәбез. Лавр яфрагы салырга онытмыйбыз.

Тирән тәлинкәгә бер-ике кисәк балык, бер-ике чүмеч балык ашы салып, өстенә укроп сибәбез. Кемдер ухага каймак яки майонез салып ашый, ә мин — ухага андый тәмләткечләр өстәмичә, үз тәме белән ашау ягында. 

* * *
Ухага әче тәм чыкмасын өчен, балыкны чистартканда ук аның күзләрен һәм саңакларын алырга кирәк. 
* * *
Балык шулпасы үтә күренмәле булсын өчен, уха пешергәндә шулпа өстенә җыелган күбекне алып торырга кирәк. 
* * *
Уха сүрән утта пешерелә.
* * *
Сөзелгән балык шулпасына бераз лимон согы салырга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев