Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Югары Чура җирлеге фельдшеры Анастасия Тукачева: «Кечкенәдән кешеләргә ярдәм итәсем килде»

Кукмара районының җиде җирлегендә мобиль поликлиника эшләгән.

«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектлары кысаларында республика районнарында берничә юнәлеш буенча мобиль поликлиникалар эшли. Тәгәрмәчле поликлиника Кукмара районына да килеп, җиде җирлекнең (Иске Юмья, Әсән-Елга, Манзарас, Байлангар, Зур Кукмара, Югары Чура, Нырья) авылларында халыкны кабул итте. Махсус автомобиль-фургонда невролог, кардиолог, офтальмолог, уролог, ревматолог, гинеколог, терапевт  һәм башка табибларга күренергә, электрокардиография (ЭКГ) ясатырга, планлы диспансерлаштыруның икенче этабын узарга мөмкин иде. 

Тәгәрмәчле поликлиника Югары Чурада туктаган. Авылның фельдшеры Анастасия Тукачева медицинада эш тәҗрибәсе — 46 ел, ә биредә 1996 елдан хезмәт куя.

«Минем кечкенәдән кешеләргә ярдәм итәсем, авырган кешеләрне савыктырасым килде. Шуның өчен дә мәктәпне тәмамлауга, Казандагы медицина училищесына укырга кердем. Кулга диплом алганнан соң, иң элек Казанда, соңыннан Яр Чаллы шәһәрендә эшләдем дә, моннан 28 ел элек туган авылыма кайтып, үз белгечлегем буенча урнаштым. Шөкер, бүгенге көнгә кадәр халык сәламәтлеге сагында торам», — ди ул. 

Анастасия Николаевна Югары Чура һәм вакытлыча Пчеловод авыллары халкына хезмәт күрсәтә. Аның карамагында ике авылга 800дән артык кеше исәпләнә. 

«Фельдшер-акушерлык пункты ишегенең ябылып торганы юк, район үзәк дәваханәсе табибларына язылу өчен дә, дәвалану процедуралары алу һәм киңәшләр сорап та мөрәҗәгать итәләр. Халыкны күбрәк йөрәк-кан тамырлары, шикәр диабеты, сулыш алу системасы авырулары борчый. Һәркемгә үзвакытында ярдәм күрсәтәбез. Мобиль медицина комплексының безнең җирлеккә килүенә дә сөендек. Теләгән кеше, алдан язылып, төбәкара клиник-диагностика үзәге табибларына күренде», — ди фельдшер. 

Югары Чура авылында яшәүче, җиденче дистәне түгәрәкләгән Антонина Хәсәнова халык сәламәтлеген кайгыртуга юнәлтелгән программаларны эшләүчеләргә, шулай ук табибларга рәхмәт сүзләрен ирештердә.

«Өлкәнәя барган саен, табибларга даими рәвештә тикшеренеп торырга кирәк, чөнки каты авырып китеп, урынга егылгач, инде соң булуы бар. Казан табибларының безнең янга икенче ел килүе. Ничек уңайлы, яхшы бит! Кайчан күренер идек әле үзләренә. Ун көн алдан авылыбыз фельдшеры бу хакта хәбәр итеп, белдерү элде дә язылдык. Яртышар көн чират көтәсе юк, акча да түлисе түгел. Билгеләнгән вакытка үзеңә кирәкле табиб янына керәсең. Барлык кабул итүләр дә тиешле тәртип белән алып барыла. Бу юлы да табибларның һәммәсе игътибарлы, йомшак телле иде. Үзебезне борчыган сорауларны русча дөрес итеп җиткерә алмасак та, ике телне бергә кушып аңлаштык тагын. Яхшылап тикшерделәр, нинди дару төймәләре эчәсен сөйләделәр, аеруча нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген әйттеләр. Сезонлы авырулар, салкын тиюләр булганда, үзебезнең фельдшер Анастасиягә мөрәҗәгать итәбез. Ул бик тәҗрибәле, үзенең шифалы куллары, җылы сүзләре белән дә дәвалый ала. Армый-талмый озак эшләсен, үзе чирләп китә күрмәсен дип кенә торабыз», — ди ул.

Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең кан тамырлары хирургы Фәрхәд Сәлимов сүзләренчә, көн дәвамында 80нән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

«Без, иң беренче чиратта, район үзәкләреннән читтә урнашкан җирлекләргә барабыз, халыкка сыйфатлы һәм югары технологияле медицина ярдәме күрсәтәбез. Мобиль комплекска Югары Чурадан гына түгел, якын-тирә авыллардан да килделәр. Беркемне кире бормыйбыз, һәрберсен тыңлыйбыз, тиешле дәвалану билгелибез», — дип сөйли Фәрхәд Дамирович. 

Фото: Виктория Алексеева

Хезмәт даны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев