Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иске Тәрбиттә балалар көзге табигатьтә сәяхәттә булганнар

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылы укучыларының көзге каникулларының бер көне кызыклы сәяхәт белән үтте.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре – китапханәче Лариса Васильева һәм клуб җитәкчесе Любовь Тимофеева балаларны туган якларының матурлыгын күрергә чакырдылар. Алар бергәләшеп, авыл тирәсендәге сулыклар буйлап кызыклы экскурсиягә чыктылар.

Бөя янында булган сәяхәт вакытында балалар табигатьнең көзен нинди үзгәрешләр кичерүен күзәттеләр. Любовь Тимофеева сүзләренчә, экскурсиянең төп максаты – балаларга табигатьне яратырга, аны сакларга өйрәтү.

«Без балаларга сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да сөйләдек. Экскурсиядә күргәннәре турында алар озак вакыт бер-берсе белән тәэсирләрен уртаклашырлар дип ышанабыз. Туган ягыбыз табигатенең матурлыгы һәр бала күңеленә керер дип өметләнәбез. Мондый сәяхәтләрдә, балалар табигать белән аралашудан рәхәтлек алалар, авылыбыз табигатен кадерләргә һәм сакларга өйрәнәләр», – диде Любовь Тимофеева.

Бу экскурсия балаларның күңелендә тирән эз калдыргандыр. Алар табигатьнең серләренә төшенгәндер, аның матурлыгына сокланганнардыр һәм аны саклауның мөһимлеген аңлаганнардыр дип ышанасы килә.

Фото: Любовь Тимофеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев