Йолдызнамә: ашыкмагыз, һәр нәрсәнең үз вакыты бар
Йолдызлар фаразы. Укып карыйк, ниләр юрый икән?
Кучкар (21 март — 20 апрель). Көз уртасы — уйларны тәртипкә китерү вакыты. Йолдызлар күбрәк елмаерга киңәш итә: хәтта болытлы көндә дә кечкенә шатлыклар табыла ала бит. Ашыкмагыз, һәр нәрсәнең үз вакыты бар.
Үгезбозау (21 апрель — 20 май). Тормышыбыз үзгәрер алдыннан без үзебезне максималь рәвештә бәхетсез һәм үз тәлинкәбездә түгел сыман хис итә башлыйбыз. Ләкин бу сезнең юлдан язганыгызны һәм туктаганыгызны түгел, ә максатыгызга якынлашканыгызны гына аңлата.
Игезәкләр (21 май — 20 июнь). Ашыгудан туктагыз! Барысы да үз вакытында эшләнә. Сабырсызлыгыгыз үзегезгә үк аяк чалырга мөмкин. Вакытны тизләтә алмыйсыз, шулай булгач нигә борчылырга.
Кысла (21 июнь — 22 июль). Әгәр дә эш беренче, икенче, унынчы тапкырдан барып чыкмый икән, димәк һичшиксез җитмеш җиденче тапкырдан барып чыгачак. Иң мөһиме эшләүдән туктамаска кирәк. Максатка ирешкәнче эшләгез.
Арыслан (23 июль — 22 август). Сез әллә үзегезнең нерв системасын таштан ясалган дип уйлыйсызмы? Сезнең һәр вак-төяккә борчылуыгызны башкача аңлатып булмый. Үз-үзегезне алай сынамагыз.
Кыз (23 август — 22 сентябрь). Акчагызны арттырырга теләсәгез, йолдызлар сезгә борынгы һәм гади ысул тәкъдим итә: эшләргә һәм тагын бер кат эшләргә. Җиңел генә акча эшләү юллары уңышка китермәс.
Үлчәү (23 сентябрь — 22 октябрь). Сезгә беразга гына булса да, тормыш арбасын тартудан туктап, сулыш алырга кирәк. Эшләрегезне читкә куеп, күңелегезгә шатлык китерә торган нәрсә белән шөгыльләнегез. Сөекле кешегез белән җылы сөйләшүләр күңелегезне күтәрер.
Чаян (23 октябрь — 21 ноябрь). Сезнең күңелегездә көчле хисләр кайный. Аларны аңлап, дөрес юнәлешкә борсагыз, сезне яхшы нәтиҗә көтә. Моңа ирешер өчен, эмоцияләрне акыл белән кушарга кирәк.
Укчы (22 ноябрь — 21 декабрь). Бу атнада сездә бик көчле сәләт ачылыр: вакытыгыз тыгыз булса да, сез барысына да могҗизалы рәвештә өлгерерсез. Кешеләр сезгә шаккатып карар, ә сез бөтен җирдә эшләп, ял итәргә дә өлгерерсез.
Кәҗәмөгез (22 декабрь — 19 гыйнвар). Курку һәм борчуларыгыз сезнең иң йомшак урыннарыгыз. Алар турында күп уйлап, сез куркуыгызга көч кенә өстисез. Иртәме-соңмы аларны җиңәргә туры киләчәк.
Сукояр (20 гыйнвар — 18 февраль). Беләсезме нигә соңгы көннәрдә кояш югалды, чөнки ул үз вазифаларын вакытлыча сезгә тапшырып калдырган. Шуңа күрә сынатмагыз, кояш урынына балкып йөрегез.
Балык (19 февраль — 20 март). Бу көннәрдә әйтерсең лә, бер эш тә сезсез башкарыла алмый. Бөтен кеше сездән ярдәм, киңәш сорар. Шуңа күрә бу арада бик күп телефон шалтырауларына әзер торыгыз.
Алина Кондратьева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев