Яңа Усыдан 8нче класста укучы Риананың яшьтәшләренә әйтер сүзе бар
Мөслим районының Яңа Усы мәктәбе укучысы Риана үзенең әбисе Татиянаны чын дусты, киңәшче дип саный.
Олылар безгә, телефоннан һәм социаль челтәрләрдән башка бернәрсә дә белмәүче буын дип карый. Мәктәптә укытучылар безне олыларга хөрмәт белән карарга, аларга каршы эндәшмәскә өйрәтәләр. Шунлыктан, бәхәсләшеп тормыйм. Әмма без туган авылыбыз табигатенең матурлыгын сакларга, аның елга-чишмә буйларын чиста тотарга өйрәнеп үсәбез. Туган як кадерен белү белән беррәттән, олыларга, әби-бабайларга да хөрмәтебез зур. Өлкәннәр көне булган 1 октябрьдә генә түгел, һәрвакытта да.
Минем өчен шундый хөрмәтле һәм кадерле кешеләрнең берсе – әбием Татияна. Ул минем өчен чын дус һәм бик күп яхышлыкларга өйрәтүче дә. Әбиемнең иң зур байлыгы – аның күңел җылысы һәм игелеге. Ул һәрвакыт тыңларга, ярдәм итәргә, акыллы киңәш бирергә әзер. Аның кочагы теләсә нинди яраларны дәвалый, ә елмаюы теләсә нинди болытларны куып тарата.
Минем әбием Татияна Кондратьева 1952 елны Башкортстанның Бакалы районындагы Эҗми авылында, Якәү гаиләсендә дөньяга килә. Әбиемнең тормыш юлы башта ук ярату һәм яктылык белән тулган була.
Язмыш аңа искиткеч кеше – минем бабаем Григорий Кондратьев белән очрашу бүләк иткән. Егерме яшендә ул Григорий Васильевичка кияүгә чыга. Алар бергәләп ныклы гаилә коралар, ике ул һәм бер кыз үстерәләр. Еллар сизелмичә уза.
Бүген әбием үзенең яраткан балалары һәм оныклары арасында яши. Аның гөлләр балкып утырган йорты һәрвакыт яктылык, күңел җылысы белән тулы. Бабай инде безнең арада булмаса да, аның турындагы истәлекләр гаиләдге һәркемнең йөрәгендә яши.
Әбием – гаҗәеп эш сөючән кеше. Бигрәк тә ул чәчәкләр белән шөгыльләнергә ярата. Аның тәрәзә төпләре һәрвакыт күзне иркәләп, өй эчен хуш ис белән тутыра торган матур гөлләр белән бизәлгән. Аның һәр гөлне балалардай карап, тәрбияләп торуын күреп, мин эшнең нәтиҗәсе сабырлыкка бәйле икәнен аңларга һәм табигатьне яратырга өйрәндем..
Үзем дә әбиемә булышырга яратам. Тырнакларын кисәм, чәчләрен тарыйм, һәм бу мизгелләрдә аның белән үзенә бертөрле якынлык тоям. Бу гади мәшәкатьләр минем аны ничек яратуымны һәм гаиләбез өчен эшләгән барлык яхшылылкары өчен рәхмәт белдерүем дә әле.
Өлкәннәр көнендә күктәге кояш та, көзнең алтын яфраклары да яраткан әбием Татиянаны һәм дөньядагы яхшы күңелле әбиләрне, бабайларны бәйрәм белән котыйлардыр кебек тоела. Әбиемә һәм барлык әби-бабайларга һәр көн шатлык китерсен, якын кешеләренең кайгыртуын тоеп, сәламәт булып яшәсеннәр.
Риана КОНДРАТЬЕВА,
Мөслим районының Яңа Усы төп мәктәбе укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев