Яңа Илек мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы егетнең әти-әнисе белән очрашты
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, Бакалы районындагы Яңа Илек мәктәбенең башлангыч класс укучылары бик җылы һәм күңелле очрашуда булдылар.
Мәктәп укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы бер егетнең әти-әнисе белән аралашты. Бу очрашу һәркем өчен чын бәйрәм кебек узган. Вера Максимова үзе дә Яңа Илек мәктәбендә химия, биология фәннәрен укыткан. Улы да шушы ук мәктәпне тәмамлаган.
«Әнисе, горурлык хисе белән сугарылып, улының балачак хәтирәләрен, аның хәрби бурычын үтәве турында сөйләде. Балалар егетнең хәрби юлында алган бүләкләре турында белделәр һәм аларны күреп тә алдылар. Вера Дмитриевна, батыр улының тормышыннан истәлекле мизгелләрне чагылдырган фотоларны күрсәтте», – дип сөйләде директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Елена Кудряшова.

Елена Кудряшова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев