Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Ялгызлык утында янмагыз»: Прокопьевларны язмышлар охшашлыгы кавыштыра

Карендәшләр арасыннан үрнәк булырлык гаиләләрне барлаганда, иң беренче, яшьли кавышып, озак еллар бергә яшәүче парлар күз алдына килә. Тукай районының Мәләкәс авылыннан Татьяна һәм Руслан Прокопьевлар исә язмышның авыр сынауларыннан соң гына бер-берсен таба.

Татьяна — Мәләкәс авылындагы Марья һәм Илья Еремеевларның өченче балалары. Илья Ефимович һәм Марья Платоновна биш кыз бер малай тәрбияләп үстерәләр. Мәләкәс мәктәбен тәмамлаган балалары әкренләп читкә таралыша. 

Кызлары Татьяна да Яр Чаллы педагогия институтында укып, татар теле укытучысы белгечлеген ала. 1995 елны Минзәлә районындагы Тулбай авылы егетенә кияүгә чыга. Тик, ун ел бергә яшәгәннән соң, язмыш аларны аера, ире бу дөньядан китеп бара.

«2005 елны улым Рәмзилне җитәкләп яңадан туган авылыма кайттым. Баштарак, мәктәптә — секретарь, соңрак директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләдем, татар теле дәресләрен алып бардым. 2015 елны әзерлек курслары үттем дә, рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта башладым», — дип үзенең тормыш юлы белән таныштырды Татьяна Ильинична.

Бу дөньяда һәр кеше үзенә бирелгән юлны үтә. Кешеләрнең үзләре кебек үк, аларның язмышлары да төрле. Шулай да язмышларда кайбер охшашлыклар да була.

2010 елны Татьяна хезмәттәше Илизаның туган көненә бара. Анда ул аның абыйсы Руслан белән очраша. Мәләкәстә яшәүче Анастасия һәм Николай Прокопьевларның олы уллары Русланны белсә дә, күрешеп сөйләшкәне булмый Татьянының.

«Әллә язмышлар охшашлыгы, әллә ялгызлык кыенлыгы безне бер-беребезгә тартты. Руслан белән матур гына аралаша башладык. Аның беренче хатыны Елена каты авырудан соң, япь-яшь килеш мәңгелеккә күчте, мин аны бик әйбәт белә идем. Гөрләтеп яши генә башлаган бу гаилә язмышы, бөтен авылны тетрәтте ул чакта», — диде Татьяна сүзен дәвам итеп. Руслан ике улын — Евгений һәм Александрны кочып ялгызы кала. 

Руслан белән Татьяна бертавыштан яшь гаиләләргә үз теләкләрен җиткерделәр:

«Җырдагыча, яраткан ярларсыз калмагыз, ялгызлык утында янмагыз. Һәр гаиләгә бәхет телибез, тормышның кадерен аңлап, бер-берегезне хөрмәт итеп, югалтуларсыз яшәгез». 2011 елның 30 декабрендә тагын бер Прокопьевлар гаиләсе туа, Татьяна һәм Руслан ЗАГСка барып, тыйнак кына язылышалар. «Ярый әле, бер-беребезне очратканбыз. Сыңар канат булып яшәү тормышта җиңел түгел. Шулай итеп, без өч егетнең әти-әнисе булдык. Беренче көннәрдән үк, малайлар безгә папа-мама, дип эндәштеләр. 2013 елны абыйларының иркә сеңелесе булып, уртак кызыбыз Аида туды», — ди әңгәмәдәшем.

Руслан «КАМАЗ» җәмгыятендә водитель-испытатель булып эшли. 2016 елны Прокопьевлар яңа йорт җиткезәләр. Йорт-җирләре искиткеч матур, бакчалары зур. Маллар да тоталар, авылда эш җитәрлек. Бу гаилә зарланмый, бар эшне бергәләп башкаралар.

«Балалар ярдәм итмәсә, әлбәттә, авырга туры килер иде. Аллага шөкер, ярдәмчеләребез бар, эштән курыкмыйлар», — ди Прокопьевлар. Үз йола-бәйрәмнәребезне хөрмәт итеп яшиләр алар. Татьяна озак еллар «Питрау» фольклор коллективы солисты була, аның белән бергә уллары Рәмзил, Александр да җырлап йөриләр, ә хәзерге вакытта ансамбльгә Аида йөри. 2020 елда олы уллары өйләнгән. Киленнәре Алина — Мамадыш районының Албай авылы кызы. Яр Чаллы шәһәрендә үз квартираларында яшиләр. Оныклары Радмир үсеп килә. «Калган балалар үзебез белән әлегә. Гаиләбез зур, тату, исән-сау гына яшик, бүгенге көндә бар нәрсәдән канәгать булып, илгә иминлек теләп гомер кичерәбез. Тормыш булгач, төрле чак була. Борчулар да, сөенечләр дә чиратлашып тора. Ләкин мин дә, Руслан да беркайчан да бергә кушылуыбызга үкенмәдек. Бер-беребезгә терәк булдык, «синеке-минеке» димәдек. Аңлашып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез», — дип тәмамлады сүзен Татьяна Ильинична.

Прокопьевларның һәр мизгелне кадерләп яшәве, тирә-юньдәге матурлыкны күрә белүләре, башкаларга шәфкатьле һәм мәрхәмәтле, рәхмәтле булулары — болар барысы да башкаларга зур үрнәк.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев