Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Якты күлдән Мария Зотова унике яшеннән ул туган авылы колхозында эшли башлаган

Зәйдә яшәүче тыл хезмәтчәне Мария Зотова 94 яшен билгеләп үтте.

Мария түти  1932 елның 28 гыйнварында Якты Күл авылында  туган. Әти-әнисе колхозда эшләгәннәр. Гаилә зур була: җиде бала - 6 малай һәм 1 кыз.

Сугыш башланганда Марияга тугыз яшь булган. Ул вакытта барлык укучыларны басуга бодай башаклары җыярга җибәргәннәр. Унике яшеннән ул туган авылы «Кызыл маяк» колхозында төрле эшләрдә эшли башлаган. Барлык кыр эшләренә йөргән, буяучы да булган.

1952 елда Әлмәт шәһәренә китеп, эшчеләр өчен бараклар төзүдә катнашкан. 1967  елдан Мария Петровнаның һөнәри юлын  «Әлмәтнефть» НПУда дәвам иткән, анда ул башта буяучы, аннары нефть чыгару буенча оператор, ә соңрак  нефтьне комплекслы әзерләү һәм суырту цехында технологик насослар машинисты булып эшләгән.  Намуслы тырыш хезмәте  өчен күп санлы медальләр белән бүләкләнгән,  алар арасында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале дә бар. 

Авырлыкларга да карамастан, Мария Петровна яхшылыкка ышанычын саклап, һәрвакыт шат күңелле булып калган, сугыштан соңгы елларда илебезнең үсешенә нәтиҗәле өлеш керткән.  Олы яшьтә булуына карамастан, Мария апа әле бүген өй мәшәкатьләрен дә үзе хәл итәргә тырыша, туганнарына кунакка да  йөри.

Шушы көннәрдә генә Мария түтигә 94 яшь тулды. Мария Петровнаны котларга район мәдәният йортының автоклуб хезмәткәрләре һәм район Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Әминә Биккинина килде. Әминә Муллануровна Мария Петровнаны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлап, бүләк тапшырды, күпьеллык намуслы хезмәте, гаять зур тормыш тәҗрибәсе, игелеклелеге, зирәклеге өчен рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм күңел күтәренкелеге теләде. Шулай ук ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлау открыткасы да тапшырылды. Автоклуб хезмәткәрләре Мария Петровнага музыкаль котлаулар җиткерделәр.

Клара Ермолаева, фото: Муниципаль район сайтыннан.

Зәй офыклары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев