Яков Бутаков яшьлегендә сайлаган машина йөртүче һөнәренә тугры калган
Яков Бутаков - Зәй районының Урта Баграж авылы егете.
Бүгенге тормышны автомобильләрсез күз алдына китереп булмый. Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән, яшәү рәвеше. Яков Бутаков инде 42 ел әлеге һөнәр иясе.
Ул – Урта Баграж авылы егете. Аңа «техника җене» балачактан ук кагыла. Мәктәпне тәмамлауга, Иске Зәйдәге 32нче һөнәр училищесына юл тота. Имтиханнарын тапшырган егет, кулына диплом алганчы Ватан алдында хәрби бурычын үтәргә китә. Ә армия хезмәтен ул Казахстанда Байконурда ракета гаскәрләрендә үтә. Армиядән кайткач егет “Сельхозтехника”га машина йөртүче булып эшкә урнаша. Биредә 29 ел хезмәт куя. Ә 2012 елда «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалына эшкә килә.
Җәен «Трал»да эшләсә, кышын «КамАЗ»ына утырып, юл чистартырга чыга. Трал йөртүче булып эшләү иң авыр һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе санала. Аның төп вазифасы булып төрле авыр техниканы юллар буенча йөртү тора. Трал белән идарә итүче тәҗрибәле булырга тиеш.
«Яков Бутаков үзенә йөкләнгән эшне намус белән башкара. Оешмабызның алыштыргысыз хезмәткәре ул», – ди җитәкчелек аның турыда.
Бутаковлар гаиләсе Иске Зәйдә үз йортлары белән яши. Аның эш сөючәнлеге балаларына да күчкән. Кызлары Мария – шәфкать туташы, Людмила – бухгалтер, уллары ГРЭС-та эшли.
Тормыш иптәше Вера белән матур тату гомер кичерәләр. Ял көннәрендә Бутаковлар йорты балалар, оныклар шавына күмелә.
Клара Ермолаева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев