Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Дүсмәт авылы халкы махсус хәрби операциядәгеләргә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрде

Мамадыш районының Дүсмәт авылы халкы илебез алдында торган сынауда ныклы бердәмлек күрсәтә.

Шушы арада гына Дүсмәт урта мәктәбе укытучылары һәм хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга чәк-чәк пешергән иде. Алар 25 контейнер чәк-чәк әзерләүләре турында хәбәр итте. Авыл халкы исә, ярдәмне мәдәният йортына алып килгән. Анда мәдәният йорты хезмәткәрләре алып килгән барлык әйберләрне аерып коробкаларга туплап куйган. 

Махсус хәрби операция барган бу елларда авылдашлар белән һәрдаим ярдәм җыеп җибәрәбез. Бу юлы да бик теләп кушылдылар. Көз – иң мул чак. Халык яшелчәләр: бәрәңне, кәбестә, чөгендер, кишер һәм башкаларын капчыклап алып килде. Токмач, ярмалар, консервалар күп җыелды. Җылы киемнәр, носкилар, юыну кирәк-яраклары – барысын да аерым-аерым чутлап, коробкаларга тутырдык.

Мобилизация белән китеп, батырларча һаләк булган Вадимыбызның әти-әнисе Светлана белән Виктор Ивановлар шулкадәр күп әйбер алып килде. Алар үзләре бик авыр кайгы кичерсә дә, башкаларны да онытмый. 

Татарстан шефлыкка алган Рубежное белән Лисичанск ягына китә бу гуманитар ярдәм. Бик авыр хәлләр бит анда, Ходай сакласын безне андый хәлләрдән,  – дип сөйләде мәдәният йорты директоры Мария Петрова

Дүсмәт авылы халкы махсус хәрби операциянең никадәр мөһим һәм күңелләрне әрнетүен яхшы аңлый. Мобилизация белән киткән 3 егетләре – Вадим Иванов, Олег Степанов һәм Николай Васильев батырларча һаләк булдылар. Бүгенге көндә авылдан ике егет – Эльнар Спиридонов белән Валерий Григорьев контракт белән хезмәт итәләр. 


Мария Петрова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев