Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Дүсмәт мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга чәк-чәк пешерделәр

Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына даими рәвештә озатылып тора.

Покрау бәйрәме алдыннан, мәктәп хезмәткәрләре берләшеп, чәк-чәк пешерүне оештырганнар һәм аны районның гуманитар йөк җыю пунктына тапшырганнар.

Мәктәп директоры Елена Егорова бу инициатива турында болай дип сөйләде:


"Чәк-чәк пешерү өчен кирәкле продукцияне мин үзем өйдән алып килдем. Бу изге эшкә барлык укытучылар да, техник хезмәткәрләр дә бик теләп кушылды. Кич белән мәктәпкә җыелышып, бергәләп пешердек. Барлыгы 25 контейнер чәк-чәк әзерләнде. Без бу эшебезне алга таба да дәвам итәргә уйлыйбыз".

Мәктәп коллективының бу инициативасы, һичшиксез, башка авыллар, башка мәктәпләр өчен дә үрнәк булыр. Чөнки хәзерге катлаулы заманда бердәмлек, бер-береңә ярдәм итү мөһим. Егетләр, анда, еракта, безнең ярдәмне, теләкләрне тоеп торсыннар иде. Дүсмәт мәктәбе коллективының бу эше – ул чын патриотизмның, миһербанлылыкның һәм туган илгә тугрылыкның бер күренеше. 

Елена Егорова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев