Дуслардан көтелмәгән бүләк булыр ( йолдызнамә)
11-16 декабрьгә йолдызнамә.
Кучкар (21 март — 20 апрель). Якын арадагы көннәр яңа ишекләрне шакып карау өчен яхшы вакыт. Әмма һәр ишекне дә ачмаска мөмкиннәр һәм бу нормаль күренеш. Беренче, бишенчесендә ачмасалар, унынчысында һичшиксез җавап кайтар.
Үгезбозау (21 апрель — 20 май). Инде бик күптән ике уй уйлап йөреп, ике якка карыйсыз, әмма болай еракка китеп булмас, бер юнәлешне генә сайларга кирәк. Дуслардан көтелмәгән бүләк булыр.
Игезәкләр (21 май — 21 июнь). Үткәннәрдә «казынмагыз», бу барыбер уңышлы нәтиҗәләргә китермәс. Акчагызны уңга-сулга әрәм итмәсәгез, алда рәхәт яллар булыр. Өегездәге тынычлык иң зур байлык икәнен аңларсыз.
Кысла (22 июнь — 22 июль). Сез дөреслекне ялганнан бик шома аера беләсез, сездән гаделлек сыйфаты ташып тора. Тик кайвакытта барысын да бәреп әйтү мәҗбүри түгел. Кеше ул «дөреслеккә» әзер булмаска мөмкин.
Арыслан (23 июль — 23 август). Сезгә бер генә киңәшне истә калдырырга кирәк: сабырлык — ул алтын, ә дөрес җирдә дәшми калу — алмазга тиң. Организмыгыз да ял сорый башларга мөмкин, аңа колак салыгыз.
Кыз (24 август — 23 сентябрь). Тынлык «җырын» тыңларга өйрәнегез. Анарда гына сез үзегезнең уйларыгызның кайтавызын ишетергә мөмкинсез. Ә бу уйлар аша сез бик күп кирәкле мәгълүмат белә аласыз.
Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь). Бу атнада сез «үзем беләм» режимында. Барысын да танк кебек эшләү мәҗбүри түгел. Йомшаграк та була аласыз бит — нәтиҗәсе барыбер сезнеке булып калачак.
Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь). Якын көннәрдә сез түрдә, сәхнә уртасында булырсыз, ләкин тамашачы төрле: кемдер соклана, кемдер көнләшә. Төп киңәш — үзегез булып калыгыз, артык «уйнау» тырышлыгы планнарны үзгәртергә мөмкин.
Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь). Уйларыгыз гадәти юлдан гына йөрми — берсе бер почмактан, икенчесе икенчесеннән чыга. Шул буталчыклык эченнән бик матур фикер туарга мөмкин. Тиздән зур акчалар килер, сабырлык җыеп көтегез генә.
Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар). Вак-төяк булып күренгән эшләр зур нәтиҗәгә китереп чыгару ихтималы зур. Башкаларны «тәртипкә салам» дип үпкәләтүегез бар, шуңа артык сүзләр урынлы булмас. Сәламәтлектә: режим — дарудан көчлерәк.
Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль). Сезнең кәеф чәйнекне хәтерләтә, чөнки ул да менә-менә кайнап ташыйм дип тора. Яныгыздагы кешеләрне ашыктырмагыз, бөтен кеше сезнең тизлеккә ияләшә алмый.
Балык (19 февраль — 20 март). Гадәттә сезнең алда авыр һәм җиңел юл торса, сез гел никтер авырын сайлыйсыз. Бу юлларны уза-уза җитәрлек тәҗрибә һәм акыл җыелгандыр. Алдагы көннәрдә үзегезне алай сынатмагыз.
Шәһри Казан
Фото: нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев