Дәүләт Думасында күп балалы гаиләләргә бушлай теш кую хокукын бирергә тәкъдим иттелде
Дәүләт Думасының гаиләне саклау комитеты башлыгы Нина Останина РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга күп балалы гаиләләргә түләүсез теш кую хокукын бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Дәүләт Думасының гаиләне саклау, ата, ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты сездән федераль дәрәҗәдә күп балалы гаиләләр өчен ярдәм чарасы сыйфатында түләүсез теш протезлары ясау һәм ремонтлау хокукын билгели торган норматив хокукый акт кабул итү турындагы мәсьәләне каравыгызны сорый», – диелә мөрәҗәгатьтә.
Парламентарий сүзләренчә, комитетка өч һәм аннан да күбрәк балалы аналардан әледән-әле мөрәҗәгатьләр килә. Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә хатын-кызлар өчен бу проблема аеруча кискен тора, чөнки бала тапканнан соң гүзәл затларның еш кына тешләре начарая, чөнки йөклелек чорында хатын-кыз организмында кальций микъдары кими, шулай ук гормональ фон үзгәрә.
Хәзер гражданнарның аерым категорияләре – Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерларының гына теш протезларын түләүсез ясау һәм ремонтлау хокукы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев