Керәшенчә марафоннарда катнашып, матур язмалар җибәреп торучы Лидия Нуриева керәшен мирасы турында язды. Ул Яр Чаллы шәһәрендә яши.
Иремнең бабасы Ксенофонт Константинович Зәй районының Зичәбаш авылында туган. Аның балачагы 1941 елның 22 июнендә тәмамланган. Уку урынына — тылда авыр хезмәт: кырда эшләү, урман кисү... Җиңүдән соң ул армиядә хезмәт иткән һәм бөтен гомерен туган авылында уздырган.
Авыл тарихын өйрәнүгә, саклауга аның зур көче кергән. Ул гомере буе туган авылы, халкы турындагы тарихи фактларны, мәгълуматларны бөртекләп җыйган, аларны җентекләп дәфтәренә язып барган. Моннан берничә ел элек аның язмалары буенча авыл тарихы турында китабы да басылып чыкты. Бу чыннан да, керәшеннәрнең мирасы дип уйлыйм, чөнки аның дәфтәрләренә бик күп кызыклы язмалар кергән.
Үз нәселенең тарихын яңартырга, ата-бабалары турында белергә, гаиләсенең шәҗәрәсен төзергә теләгән авылдашлары бүгенге көнгә кадәр бабабызга мөрәҗәгать итәләр. Ул, үз чиратында, барлык архивларын анализлый, кирәкле мәгълүматларны сайлый һәм алар белән теләп уртаклаша.
Аның архивларында Зичәбаш авылыннан чыккан гаиләләр, аларның нәрсә белән шөгыльләнүе, анда нинди мөһим вакыйгалар булуы, үз бакчаларында нинди культуралар чәчүләре, нинди уңыш алулары, кем кайсы елда туган, кайчан мәңгелеккә күчкән – болар барысы да бар.
Л.Нуриева фотосы.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев