Хәбәрләр

Бирдебәктән Анна Антонова республика күләмендәге фестивальдә катнашты

II Республика патриотик җырлар конкурсының сайлап алу этаплары төгәлләнде.

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы мәдәният йортында иҗат итүче талантлы җырчы Анна Антонова зур сәхнәләрдә үзенең осталыгын күрсәтүен дәвам итә. Ул II Республика «Патриотик җыр» фестивалендә катнашып, чираттагы уңышына иреште.

Анна Антонова фестивальнең сайлап алу турларында яхшы чыгыш ясап, ярымфиналның икенче этабына үтте. 18 августта Казан шәһәрендә узган чираттагы бәйгедә ул танылган «Катюша» җырын башкарды. Үзенең моңлы һәм тәэсирле чыгышы белән жюриның күңелен яулап, Анна «Иң яхшы башкаручы» номинациясендә югары бәя алды.

«Жюри составында Россиянең һәм Татарстанның танылган композиторлары, шагыйрьләре, музыкантлары һәм сәнгать эшлеклеләре иде. Экспертлар башкару техникасын һәм композиторлык осталыгын гына түгел, ә әсәрнең эчтәлек тирәнлеген, көйнең үзенчәлеген, текстның музыкаль образга туры килүен, шулай ук патриотик теманы ачудагы яңалыкны да бәяләделәр. Конкурсның төп максаты — талантларны ачыклау гына түгел, ә илнең төп сәхнәләрендә яңгыраячак сыйфатлы музыкаль контент булдыру, шулай ук заманча авторлык җыры аша Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Анна Антонованың авыл клубында башланып, республика сәхнәләренә кадәр җиткән бу уңышы — аның тырышлыгы һәм сәнгатькә булган мәхәббәте нәтиҗәсе. Алдагы турларда да аңа зурдан-зур уңышлар, яңа җиңүләр теләп калабыз», — ди Бирдебәк клубы җитәкчесе Евдокия Толстова.

Анна Антонова дәрәҗәле жюри каршында
Анна Антонова дәрәҗәле жюри каршында

30 августта, Татарстан Республикасы көнендә, «Казан» гаилә үзәге янында гала-концерт узачак, анда без җиңүчеләрнең исемнәрен беләчәкбез.

Е.Толстова фотолары.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев