Бирдебәк авылы клубында өй токмачы кисү буенча хәйрия акциясе дәвам итә
Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылында оештырылган әлеге акциядә «Тәңкәләр» фольклор коллективы, «Оста куллар», «Огонек» һәвәскәрләр клубы членнары һәм авыл халкы катнашты.
Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылында «Тәңкәләр» фольклор коллективы, «Оста куллар» һәм «Огонек» һәвәскәрләр клублары членнары, шулай ук, авыл халкы бергәләшеп хәйрия акциясендә катнашты. Бу акция махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды. Гомумән, әлеге чара авыл халкының бердәмлеген, яшәүгә булган позитив карашын күрсәтте һәм киләчәктә дә мондый акцияләрнең үткәрелүенә ышаныч уятты.

Хатын-кызлар 2 көнгә 330 күкәйгә камыр бастылар һәм токмач кистеләр. Токмач кипкәч, продукт контейнерларга тутырылып, махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәреләчәк.
«Ахырда «Кыстыбый» пешереп үзебез дә сыйландык. Чөнки тәбәсе дә, плитәсе дә, он да үз кул астыбызда. Бәрәңге, сөт, май һәрберебездә бар. Венера Шигапова камыр ясап, тиз-тиз генә кыстыбый өлгертте. Рәхмәт сезгә апалар. Авыр вакытта бергә булганыбыз өчен», – дип сөйләде Евдокия Толстова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев