Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Бер елдан шушында очрашырбыз»: Кайбыч егетләрен армиягә озаттылар

Олы Кайбычтагы балалар сәнгать мәктәбе каршындагы мәйданда егетләрне сроклы хәрби хезмәткә озатырга авылдашлары, туганнары, дуслары җыелганнар.

Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш 2025 елның 1 октябрендә башланды.  Бу чакырылышта, иң беренче булып, Иске Чәчкабтан Нияз Кәлимуллин, Хуҗа Хәсәннән Денис Долгов, Тимур Казаков, Иске Тәрбитттән Вадим Николаев, Петр Николаев, Олы Тәрбиттән Александр Воробьев, Чүтидән Рәис Низаметдинов китте. Мәлкидән Арыслан Хәсәнов аларга Казанда килеп кушылачак.

Егетләрне озатырга район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, районда хәрби исәпкә алуга җаваплы белгеч Сәвия Зиннурова килгән. Алексей Николаевич егетләргә хәерле юл, әти-әниләренә сабырлык теләп, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән әниләренә бүләкләр тапшырды.

«Уңышлы хезмәт итеп кайтыгыз. Юлыгызда яхшы кешеләр генә очрасын. Исән-имин йөрегез. Бер елдан кабат шушында очрашырга язсын», – дип озатып калган аларны авылдашлары.

Ирина Муллина фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев