Бахтадан «Карендәш» ансамбле студентлар өчен концертта чыгыш ясады
КИУның Чистай филиалы студентлары өчен махсус «Җыр безне берләштерә» дип исемләнгән концерт үткәрелде. Аны үзәкләштерелгән мәдәни-ял итү учреждениеләре системасының иҗат коллективлары һәм солистлары әзерләделәр.
Сәхнәдә Чытырчы авыл мәдәният йортының рус халык вокаль ансамбле «Родные напевы», Бахта авыл клубының «Карендәш» халык фольклор коллективы, «Хыял» вокаль ансамбле, Михаил Захаров һәм Җәлил Дәүләтшин чыгыш ясадылар, алар тамашачыларга үзләренең матур җырларын тәкъдим иттеләр.
Бу концертның уңышы райондагы мәдәни учреждениеләренең тырыш хезмәте, аларның яшь буынны тәрбияләүдәге роле һәм халык сәнгатенең көченә булган ышанычы турында сөйли.
«Киләчәктә дә мондый матур чараларның ешрак үткәрелүен теләп калабыз, чөнки алар безнең җаннарыбызны яктылыкка, бердәмлеккә өнди», – дип, алкышларын җәлләмәде залдагы һәр тамашачы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев