Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек» ансамбле артисты Юлия Туктарёва нагайбәкләрнең туй җыруын яздырган

Юлия шушы көннәрдә «Үсә кыз бала» җыруын яздырып, социаль челтәрләрдә урнаштырды.

«Кряшен чибяре-2015» титулы иясе Юля Туктарёва (Савельева) – Чиләбе өлкәсендәге Нагайбәк районының Остроленко поселогыннан. Ул  керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты. Казанның Н.Җиһанов исемендәге консерваториясендә укып, этномузыколог белгечлеге алып чыккан.

«Берничә ел дәвамында нагайбәк җыруы яздырасым килеп, шуны уйлап йөрдем. Максатым –  тыңлаучыга нагайбәкләр ничек һәм нәрсәләр җырлаган, шуны җиткерү. Нагайбәк кызы буларак, үз культурабызны саклау һәм популярлаштыруны үз бурычым дип саныйм. Шулай булмаса, бүгенге көндә мин «Бәрмәнчек»тә эшләмәс, үз җыруларыбызны башкармас идем. Шулай ук  «Нагайбәк такмаклары»н да яздырдым, анысын да интернет челтәрләрендә таба аласыз», – дип яза Юлия ВКонтактедагы үз битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев