Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Бакалының «Идәшбаш» һәм «Туганайлар» фольклор ансамбльләре турында кызыклы фактлар

Башкортстан республикасының Бакалы районында 13 фольклор коллективы эшли. Шуларның икесе белән таныштырабыз.

«Идәшбаш» керәшен фольклор ансамбле (Корчай авылы) 2008 елда оеша.  Сәнгать җитәкчесе: Надежда Пятибратова.

Ансамбль оешканнан бирле авылның гына түгел, ә районның да күпсанлы концертларында, бәйрәмнәрендә, чараларында катнаша. Шулай ук башка торак пунктларында да даими чыгышлар ясый. Коллектив составында төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтәге хатын-кызлар катнаша. Репертуарда авыл халкыннан ансамбль әгъзалары тарафыннан җыеп алынган халык җырлары — озын көйләр, такмаклар һ.б. бар. Сәнгать җитәкчесе үзе дә авылның олы кешеләреннән фольклор текстлар язып ала, көйләр өйрәнә. Ансамбль шулай ук рус халык җырларын да башкара.

 «Идәшбаш» фольклор ансамбле ел саен район халык иҗаты фестивалендә диплом белән бүләкләнә. Менә аларның берничәсе: 2017 ел — «Агыйдел дулкыннары» төбәкара фестивалендә катнашып, диплом һәм шул бәйрәмнең символы белән бүләкләнә; Сарман районында Сабантуй бәйрәмендә, керәшен җырулары белән чыгыш ясый; 2019 елда Мамадышта республикакүләм «Питрау»да катнаша; 2023 елда Октябрьский шәһәрендә узган «Венок дружбы» төбәкара фестивалендә «Фрагмент народного обряда» («Халык йоласыннан өзек») номинациясендә 2нче дәрәҗә лауреат була; 2023 елда Шаран районында «Туй йоласы» йола фестивалендә катнашып, Башкортостанның 14 коллективы арасыннан «Идәшбаш» ансамбле 3нче дәрәҗә лауреат дипломы белән, «Иң яхшы кичке уен» өчен «Махсус бүләк» белән, «Туй җырларын башкару осталыгы» номинациясендә диплом белән бүләкләнә; 2025 елда «Кушнаренковские зори» («Кушнаренко таңнары») республикакүләм фольклор иҗаты фестивалендә катнаша
 

«Туганайлар» керәшен фольклор ансамбле (Яңа Балыклы авылы) 1972 елда оеша. Сәнгать җитәкчесе: Наталья Васильева.  «Туганайлар» ансамбленең визит карточкасы — такмаклар һәм озын көйләр.

Николай Үлмәсовтан соң коллективны төрле елларда сәләтле җитәкчеләр җитәкли: Саит Чабаров, Геннадий Иванов һәм Зоя Кинзибаева. 1990 елларда җитәкче — Анатолий Иванов, ә сәнгать җитәкчесе — Клара Тайганова була. 2000 елдан башлап ансамбль белән Аркадий Асанбаев (җитәкче) һәм Радик Чукаев (сәнгать җитәкчесе) эшлиләр.

Соңгы 8 елда ансамбльне Яңа Балыклы авыл мәдәният йорты методисты Наталья Васильева җитәкли. Аның тырышлыгы һәм иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсендә «Туганайлар» ансамбле бүген дә халык мәхәббәтен яулый, милли традицияләрне саклап килә. 

 «Туганайлар» һәм «Авылым моңнары» ансамбльләре күп еллар дәвамында бердәм иҗат итә. Ике ансабльнең дә составы бер үк: барысы 18 кеше, араларында тәҗрибәле остазлар да, яшь талантлар да бар.

Иң мөһим уңышлары: 2019 — «Җырлыйк әле» төбәк фестивалендә I урын; 2021 — Гран-при һәм милли кием тегүгә сертификат; 2021 — Казандагы «Түгәрәк уен» Россиякүләм татар фольклоры фестивалендә «Иң яхшы фольклор-этнографик коллектив», I дәрәҗә лауреат; 2023 — IX Республикакүләм «Кушнаренко таңнары» фестивалендә «Халык гореф-гадәтләренә тугрылык өчен» диплом; 2023 — VI Төбәкара Троицк фестивалендә Гран-при ияләре.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, Алина Кондратьева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев