Бакалы керәшеннәре ункөнлеге: кемнәр алар?
21-31 октябрьдә Җәкәү йорты Башкортстан республикасында яшәүче карендәшләребез ункөнлеген уздыра.
Бакалы районы — Башкортстан республикасының көнбатыш өлешендә, Ык һәм Сөн елгалары буенда урнашкан. Әлеге район – Башкортстанның Илеш, Чакмагыш, Шаран районнары, ә көнбатышта Татарстанның Азнакай, Мөслим һәм Актаныш районнары белән чиктәш. Районда 5 чиркәү һәм республикада киң танылган Бугабаш Изге Ана-Одигитрия хатын-кызлар монастыре бар.
Бакалы районының керәшеннәре 11 зур һәм 10 кечкенә авылда төпләнеп яши. Бүгенге көндә районда 13 фольклор коллективы эшли.
Һәр төбәктәге кебек, аларның да үз күренекле шәхесләре бар: Я.Д.Костин – Дан орденының тулы кавалеры; Е.Ф.Кириллова – Социалистик Хезмәт Герое; М.П.Петров – Советлар Союзы Герое; Н.В.Асанбаев – Башкортстанның халык язучысы, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле прозаик, шагыйрь, драматург; С.В.Ульмасова – җиңел атлетик остасы, ике тапкыр Европа чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры; В.Г.Зарубин – туган якны өйрәнүче, нәсел агачлары төзүче; Г.П.Марков – Башкортстан керәшеннәренең милли-мәдәни үзәге җитәкчесе; М.И.Карпова – Татарстанның атказанган артисты, җырчы..
21-31 октябрьдә Җәкәү йорты Бакалы керәшеннәре белән якыннан таныштыра: фольклор ансамбльләре, иҗат коллективлары билгеле шәхесләре, үз төбәгенең горурлыгы булган кешеләре. Бакалы керәшеннәре Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең музеена күпсанлы экспонатлар китерде һәм фотозона да урнаштырды. Теләге булган һәркем аны барып карый ала.

Башкортстандагы карендәшләребез ункөнлеге 31 октябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында «Җакын дуслар җыелышкач» зур концерт белән тәмамланачак.
Алина Кондратьева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев