Әлмәт һәм Минзәлә халкы тынычлык өчен көрәшүче егетләргә ярдәм итүне туктатмый
Халыкның бердәмлеге һәм ярдәм итү теләге, хәрби операциядә катнашучыларга булган ихтирамын күрсәтә.
Аларның тырышлыгы, җылы сүзләре һәм игелекле гамәлләре, әлбәттә, фронтта булган егетләр өчен зур ярдәм.
Әлмәт районының Кәләй авылында да махсус хәрби операциядәгеләр өчен ярдәм әзерләү туктап тормый.
«Барлык хатын-кызларга масксировка челтәре үрүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт. Көн саен мәдәният йортында битараф булмаган кешеләр җыела һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен челтәрләр үрә. Тиз арада дөньялар тынычлансын, егетләребез исән-имин кайтсыннар иде»,– диделәр мәдәният хезмәткәрләре.
Шулай ук, Минзәләнең мәдәният сараенда, барлык авыллардагы мәдәният йортлары хезмәткәрләре җыелып, егетләргә файдалы үләннәрдән чәй әзерләгәннәр. Түбән Юшады авылы клубы да бу эштән читтә калмаган.
«Өй учагының җылысы бигрәк тә өйдән еракта сизелә. Шуны истә тотып, сугышчыларыбызга үләннәрдән шифалы чәй әзерләдек, аның исе һичшиксез туганнарын һәм якыннарын хәтерләтәчәк. Ихлас күңелдән тизрәк җиңүләрен, геройларыбызның исән-сау өйгә кайтуларын телибез»,– диде авыл клубы җитәкчесе Наталья Чепкасова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев