Алла Анасының Тихвин тәресе чиркәвендә бәйрәм литургиясе була
23 декабрьдә Казан шәһәрендәге Алла Анасының Тихвин тәресе чиркәвендә беренче келәү уздырылганга 30 ел тулу уңаеннан бәйрәм литургиясе узачак.
Алла Анасының Тихвин иконасы чиркәве XVII гасырның икенче яртысында төзелгән. 1938 елның 7 сентябрендә чиркәү ябыла һәм дәүләт фондына тапшырыла. 40 елга якын Тихвин чиркәве склад буларак кулланыла, ташландык хәлгә килә.
1990 елларның беренче яртысында Казан керәшеннәре келәүләргә Петропавловск соборына йөргәннәр. Ә 1996 елдан, Тихвин чиркәвен торгызу эшләре башлангач, керәшен җәмәгатьчелеге шунда күченә. 1997 елда Тихвин чирәвен Казан епархиясенә кайтаралар.
Тихвин чиркәвен төзекләндерүдә зур хезмәт куйган кеше протоиерей Павел Павлов була. Аның тырышлыгы белән чиркәү сафка бастырыла һәм яңа сулыш алып эшли. Келәүләр керәшенчә уздырыла башлый һәм Тихвин чиркәве Татарстан керәшеннәренең төп иман йортына әверелә.
11 декабрьдә, бәйрәм алдыннан чиркәүдә чисталык, тәртип булдыру өчен, Теләче районының Субаш авылы активлары Казанга килгәннәр.
Субаш авылы кешеләренә матушка Людмила:
“Ничекләр башкарып чыгарбыз, дип куркышып торганда, Ходай тиешле иткәндер инде, ярдәм итәргә субашлылар килделәр. Булышканыгыз өчен мең рәхмәт, сез көчле хатын-кызлар”, – диде.

“Күмәк эш күлне күтәрә”, дип юкка әйтмиләр. Тиз арада чиркәү эчке яктан да, тирә-ягыннан да чистартылып, тагын да нурланып китте.
“Ике сәгать эчендә үзебезчә чистартып, юып та чыгардык, шөкер Ходайга. Гена дәдәйгә аерым рәхмәтебез, сулар китереп, түгеп торды, ишек алларын ялт иттереп көрәп куйды”, – диделәр субашлылар.
“Ярдәмегез өчен барыгызга да олы рәхмәтемне белдерәм Моннан 30 ел элек, 23 декабрь көнне чиркәүдә Павел әтей беренче тапкыр службага куелды. Шушы уңайдан, аның истәлегенә узачак келәүгә рәхим итегез, карендәшләр," – Тихвин чиркәве настоятеле Алексей әтей Колчерин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев