Албайдан Николай Домолазов – ыру горурлыгы
«Албай Чапаевы»ның дәвамчысы Николай Домолазов, полициянең участок уполномоченные буларак, Түбән Кама халкының тынычлыгын һәм иминлеген саклауга үз өлешен кертә.
Албай авылы үзенең биш герое белән илдә танылды. Шуларның берсе — безнең Домолазовлар ыруының мактанычы булган Степан бабай. Заманында керәшен үзәк мәктәбен тәмамлаган, гражданнар сугышында 39нчы укчы полк командиры булган. Ул — «Кызыл Байрак» орденнарының тулы кавалеры, хәрби академия тәмамлаган, ТАССРның хәрби комиссары булган, Идел буе хәрби округы штабында хезмәт иткән. Аның турында «Туганайлар» газетасында язылды. Бу юлы мин Степан бабайның дәвамчыларыннан берсе — үз язмышын хокук тәртибен саклауга багышлаган энекәшем Николай турында язарга булым.
Албайга бер кайтуымда, өйдәгеләр белән сөйләшеп утырганда, әби-бабайларны искә алдык та, үзеннән-үзе, сүзебез Степан бабайның дәвамчыларыннан хәрби эшне үз иткән, хокук тәртибе сагын сайлаган туганнарга барып тоташты. Папабыз яклап андый кешеләр күп икән нәселдә. Алар Мамадыш, Алабуга, Түбән Камада эшлиләр. Ул арада мама бер кочак кәгазь китереп салды өстәлгә. Аларның барысы да энекәшем Николайга бирелгән Мактау грамоталары, Рәхмәт язулары булып чыкты.
Николай — Россия эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы идарәсендә полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге һәм балигъ булмаганнар белән эшләү подразделениесе хезмәткәре. Ул — өлкән участок уполномоченные, полиция капитаны званиесендә.
Аның намуслы хезмәтен җитәкчеләр һәрвакыт күреп, югары бәяли. 2013 елны Казанда уздырылган Бөтендөнья XXVII җәйге универсиадасына хәзерлек вакытында һәм аны уздырганда җәмәгать тәртибен тәэмин итүдәге югары профессиональлеге, хезмәт вазифаларына намуслы мөнәсәбәте өчен, Татарстан эчке эшләр министры Алексей Хохорин аңа Рәхмәт белдергән. Энекәшем Николай министрның Рәхмәтенә 2015 елны Казанда спортның су төрләре буенча дөньякүләм XVI чемпионатында да ия булган. 2023 елны Татарстан эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасы да бирелде аңа. 2024 елны, Россия эчке эшләр министрлыгының полиция уполномоченныйлары хезмәте оешуның 101 еллыгы уңаеннан, аеруча катлаулы бурычларны үтәгәне өчен, район эчке эшләр идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Үскән чакта ук шаян, шук һәм үтә дә кызыксынучан булды. Гаиләдә без өч малай — мин, Николай һәм Артём. Бәләкәйдән пыр тузып шаярыша идек. Әбиебез Нина: «Карагыз әнә, кешенең балалары тату, ә сез сугышасыз. Нәрсә инде бу?» — дип орыша иде. Шаярышсак та, әбине тыңладык. Ул, бигрәк тә бәйрәмнәрдә, бөккәннәр һәм пируглар пешерсә, хәер итеп, ялгыз әбиләргә илттерә иде. Бәләкәй чакта машинамы, башка уенчык алалармы — Николай гел сүтеп бетерә иде. Олылар: «Улым, нишләп сүтәсең аны», — дип сорыйлар. Ә ул аптырап калмый: «Эчендәге кешеләрен карыйм», — ди.
Без Албайда үстек. Николай да, мин дә унберне авыл мәктәбендә тәмамладык. Артём беренчегә кергәндә, Түбән Камага күченеп килдек. Албайдагы өйне кышкылыкка ябып китә идек тә, киек кошлар кебек, язын кайта һәм җәйгелектә шунда тора идек. Мамабыз Елена Николаевна пенсиягә чыккач, торырга авылга кайтты. Эштән туктауга, папабыз Алексей Николаевич та кайтып китте. Алар хәзер Албайда яшиләр.
Николай 2009 елның язында армиядән кайтуга ук, эчке эшләр идарәсенә урнашты. Ике мәртәбә Дагестанда хәрби командировкада булды. 2014 елны — Гимры авылы янындагы блокпостта, ә 2017 елда — "Временный"да. Энекәшләр Дагестанда яшәүче халыкның иминлеген тәэмин итү бурычын намус белән үтәделәр. Ул анда командировкада чакта маманың төн йокылары качуын, папаның борчуын сиздермәскә тырышуын әйтеп тормасам да, аңлашыладыр. Энекәш җинаять эшләүдә гаепләнүчеләр вакытлыча ябып тотыла торган изоляторда 2021-2023 елларда начальник урынбасары булып та эшләде.
Хезмәтеннән буш вакытларда, безнең Николай балык тотарга ярата. Табигать кочагында, дулкыннарның ярга кагуын, суга салган кармагы калкавычының сизелер-сизелмәс кенә селкенеп куюын күзәтеп, бар дөньясын онытып утыра. Әмма андый вакытлары бик сирәк була шул. Нишлисең, «Албай Чапаевы»ның дәвамчысы Николай Домолазовның үзе сайлаган язмыш. Энекәшем шикелле, үз хезмәтенә зур җаваплылык белән караучылар булганда, хокук тәртибен бозуларга юл куелмас, шәһәр урамнарында халык тыныч күңел белән йөрер.
Владислав ДОМОЛАЗОВ.
Түбән Кама шәһәре.
Фотолар — шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев