Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Әлбәдәннән укытучы Козловлар язмышы

Әлеге язманы укытучылар көне уңаеннан, Питрәч районының Әлбәдән авылыннан Александр Козлов җибәрде.

Григорий Козлов 1919 елның март аенда, Әлбәдән авылының урта хәлле гаиләдә дөньяга килгән. Козловларның гаиләсендә биш бала була: 3 малай һәм ике кыз. Ә иң өлкәне –  Григорий.

1934 елны, 7 класстан соң, Григорий Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Аны ул 1937 елда тәмамлый.1937-1938 уку елларында Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Шул ук вакытта, башлангыч класс укытучысына аттестация үтә. 1938-1940 елларда Янсуарда физика фәнен укыта. 1940 елның июлендә Кызыл Армия сафларына алына. Сугыш алдыннан, Петрозаводск шәһәрендә хезмәт итә. Аннан – Ленинград блокадасы... Европаны нацистлар һөҗүменнән саклауда һәм Берлинны алуда катнаша. СССР Югары советы указы нигезендә, укытучы-белгеч буларак, 1945нең  декабрендә демобилизацияләнә. Сугыштагы батырлыклары өчен бүләкләргә лаек була. Яраланып, контузия ала.

Григорийның 17 яшьлек энесе Михаил 1940 елны Әлбәдән  мәктәбендә  башлангыч классларны укыта башлый. 1941 елны, үз теләге белән сугышка китә.1942 елны хәбәрсез югала.

Григорий Козлов фронттан кайткач, Әлбәдән авылы мәктәбендә математика укыта. 1946 елны, укытучылар конференциясендә күрше авыл кызы, башлангыч класс укытучысы Анна Сергеевна белән таныша. Күп тә үтми, ул Аннага кияүгә чыгарга тәкьдим ясый. Анна Сергеевна 1925 елның октябрь аенда Кибәч авылында туган.

Дүрт бертуган арасында Анна иң олысы була. Ул үзеннән кечерәк туганнарын да караша, йорт эшләренең дә күбесе аңа эләгә. 10 класс тәмамлагач, сугыш чоры булуына карамастан, Аннага әти-әнисе укуын дәвам итү мөмкинлеге бирәләр. Аның теләге укытучы булу.

Аның әнисе дә революциядән сон, авылның беренче укытучысы булган. Ул 1913--1917 Василий Тимофеев җитәкчелегендәге мәктәптә укыган. Укулар бик кыен була. Ашарга җитми.

1943 елны, аттестат алгач, Баландыш 7 еллык мәктәбендә белем бирә башлый Анна 1946 елны Казан педагогия училищесын тәмамлый.

Конференциядә күрешкәч, ул Григорийны ошата, Аның «әти-әниегез белән танышырга киләм» дигәненә дә уңай җавап бирә.  Алар да егетне ошаталар. Григорийның да әти-әнисенең күңеленә хуш килә Анна. Шулай итеп, алар гаилә корып җибәрәләр.1949 елны яңа йортка нигез салалар, ә 1950 елны җиткереп керәләр.

Анна һәм Григорий Козловлар Әлбәдән мәктәбендә бергәләп эшлиләр. Соңрак, Григорий Платонович директор итеп билгеләнә. Ул Әлбәдән мәктәбен яңарту эшенә керешә. Шунда ук интернат, аш бүлмәсе булдыруга ирешә. Күрше 7-8 авылдан укучылар килеп укыйлар ул чакларда. Утын белән җылытыла торган мәктәп пар белән җылытыла башлый. Зур спорт залы төзелә. Анда барлык чаралар да үтә. Петр Гаврилов белән очрашулар да шунда үткәрелә. Кичке уку классы ачыла.

Григорий Козлов гомеренең күп өлешен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый, хезмәт ветераны исеменә, Татарстан мәгариф минстрлыгы бүләкләренә лаек була. Ул – Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәгариф хезмәткәре. Сугыш еллары саулыгын какшату сәбәпле, 65 яшендә мәңгелеккә күчә.

Анна Сергеевна да мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыга. Аны укучылары бүген дә хөрмәтләп искә ала. Ул укытучылар театр түгәрәген оештыра. Алар төрле авылларга чыгып театрлар куялар. Укучыларга төпле белем һәм тәрбия бирүдәге зур өлеше өчен, мәгариф министрлыгы грамоталары белән бүләкләнә. Ул да хезмәт, тыл ветераны. Аның хезмәт кенәгәсендә бары тик өч язу бар. 38 ел хезмәт стажы. Ул 97 яше туласы көннәрдә мәңгелеккә күчә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев