98 яшьлек сугыш ветераны Махьян Камаев Татарстанның киләчәген сайлауда катнашты
Бөек Ватан сугышы ветераны Махьян Камаев 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлауда тавыш бирде.
Махьян Камаев 1927 елның 9 маенда Актаныш районының Чуганак авылында туа. 1944 елның маенда армиягә алына. Ул Ерак Көнчыгыштагы 203нче артиллерия бригадасында хезмәт итә, Япониягә каршы сугышта катнаша. Күрсәткән батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. Бүгенге көндә сугыш ветераны Махьян Камаевич Казан шәһәрендә үзенең хатыны Мөнирә Миңнеәхмәтовна белән яши. Уллары яннарына килеп, һәрвакыт булышып торалар.
Без, «Туганайлар» редакция журналистлары Алина Кондратьева һәм Алиса Әхмәтшина 14 сентябрь иртәсендә Бөек Ватан сугышы ветераны Махьян бабай Камаев гаиләсендә булдык. Безне Мөнирә әби якты йөз белән каршы алды. Алар бүген үз өйләрендә тавыш бирде.
«Хатыным белән сайлауда һәрвакыт катнашабыз. Республика җитәкчеләре эшеннән без бик канәгать. Татарстанны шундый көчле республика итү өчен куйган көчләренә, хезмәтләренә рәхмәт. Без өлкәннәргә бу тормышта күп кирәкми, ил-көндә тынычлык булса, шул җитә», – дип әйтте Махьян бабай Камаев.

Сугыш ветераны белән беррәттән, аның хатыны Мөнирә Миннәхмәтовна да үз тавышын бирде.
«Сайлау, элек-электән, безнең өчен бәйрәм көн булды. Сайлау җиткәнен көтеп алабыз. Өебезгә килеп, безгә дә сайлау мөмкинлеге биргәннәре өчен сайлау комиссиясендәгеләргә рәхмәт», – дип сүзгә кушылды Мөнирә әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев