30 ел бер маршрут буенча: Сөт җыючы Елизавета Капитованы һәр иртәдә авыл халкы көтеп ала
Мамадыштан Елизавета Капитова район авыллары буенча сөт җыя.
Елизавета Капитова инде 30 ел шул бер маршрут буенча йөри. Сөт җыю машинасын ул «ат» һәм «тәгәрмәчле өй» дип йөртә. Көненә район буенча 18 авылны йөреп чыга ул.
«1992 елдан бирле эшлим. Көненә 7-8 тонн җыйган чаклар да булды, хәзер 2 тонна тирәсе җыябыз. Билгеле, җәен күрсәткеч күбрәк була инде. Шунысы бар, бәяләрнең сикерүе авыл кешесен борчый», — дип әйтә ул.
Ул һәр гаиләнең яңалыгын иң беренчеләрдән булып белә, аңа кеше ышана, көтеп ала. Кемгәдер, аның килүе, көне буена бердәнбер аралашу булып тора. Ә читтән караганда җиңел булып тоелса да, бу эш – үзе бер тормыш.
Фото: видеодан скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев