1нчеләр дә, 11нчеләр дә Яңа уку елына әзер
Сентябрь якынлашуга, баласын Iнче класска озатучы ата-аналар борчуга кала: барысын хәстәрләп өлгерербезме, ниләрне онытмаска? Ата-аналар белән шул хакта сөйләштек.
Алиса СМИРНОВА, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы:
– Авылда яшибез. Мәктәптә повар булып эшлим. Малны күп тотабыз, ирем шуларны карый. Ике балабыз бар. Кызыбыз 3нче класска бара. Улыбыз Сергей 1нче класска керә. 1 сентябрьне дулкынланып көтәбез. Сережаның теле соңрак ачылды, шуңа, врачларга, логопедларга йөрттек. Укырга керер алдыннан, җиңелрәк булсын дип, алфавитны һәм санарга, язарга өйрәндек. Төрле китаплар алып, аларны кычкырып укыдык. Улыбыз мәктәпкә әзер. Киемнәр дә, уку әсбаплары да алдык. Костюм-чалбар, ак күлмәк, галстук, ботинка, кроссовки, сумка. Ике балага бергә 25 меңләп чыкты. Сережаның мәктәпкә бик барасы килә. Балалар, күбрәк, рус телендә аралашалар. Ничек укыр дип, бераз борчылабыз. Мәктәп бит ул баланың зур тормышка юл башы, ул анда туплаган белемнәр белән гомер итәргә тиеш.
Анна КУЗНЕЦОВА, Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы:
– Безнең өч балабыз бар. Әтиләре – комбайнер, үзем кунакханәдә эшлим. Тормышыбыз җитеш. Быел Гөлнарабызның мәктәптә соңгы елы. Кызыбыз бик тырыш, укуы да әйбәт. Әлегә төгәл генә нинди һөнәр сайлаячагы билгеле түгел. Дөрес, туризм буенча укырга дип хыяллана ул. Имтиханнардан курыкмый, безне дә “борчылмагыз, авыр булмас, тапшырырмын”, дип юата. Исән-сау булыйк, дөньялар тыныч торсын, барысы да әйбәт булыр.
Серафима Горшкова, Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы:
– Улыбыз Данил 11 класска керде. Баланың туган йортыннан чыгып китүе һәрчак моңсу инде ул. Куркыта да, ничек кенә әнидән башка торыр икән дип уйлата. Экзаменнар бирүе дә борчый. Ничек кенә яхшы укыса да, экзамен вакытында төрлечә була .Каушап калырга да мөмкин, вакыт та житми кайчак.
Данил 10 ел буе ударник булып барды. 11не дә матур тәмамлар дип өметләнәм. Үзенең теләге КНИТУга барырга. Барысы да экзаменнар нәтиҗәсеннән тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев