Ташкабактан тиз әзерләнә торган җәйге закуска рецепты
Төрледән-төрле ни төрле

Ташкабактан тиз әзерләнә торган җәйге закуска рецепты

Җәен бакчаларда ташкабаклар өлгерә башлый. Ташкабактан нәрсә ясап була икән дисәгез, җәйге закуска менә дигән булыр.

Кирәк булачак: ташкабак, он, тоз, симәнке мае, сыр, майонез, укроп (тәмләткечләр).

Башта ташкабакны юабыз һәм тигез кисәкләргә бүлеп турыйбыз. Тәлинкәгә он һәм тоз салабыз, түгәрәк формадагы ташкабакларны ике яклап әвәлибез.

Кызган табага конбагыш мае салабыз, соңыннан он һәм тозда әвәләнгән ташкабакларны ике яклап кыздырабыз.

Ташкабаклар кызган арада, сырны угычтан чыгарып, укроп яки башка тәмләткечләр белән майонез салып бутыйбыз.

Кыздырылган ташкабакларны тәлинкәгә тезәбез һәм сырлы-майонезлы эчлекне ташкабакларга сылап чыгабыз. Өстенә помидор куйсагыз да була.

Ташкабаклардан закусканы суынган килеш табынга куярга була. Ашларыгыз тәмле булсын!

Интертат

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев