Елена Евстигнеева: “Бәйрәмнәр  турындагы язмаларны укып, күңелгә рәхәтлек алам”
"Туганайлар"га – 20 ел

Елена Евстигнеева: “Бәйрәмнәр турындагы язмаларны укып, күңелгә рәхәтлек алам”

“Туганайлар”ның 20 еллык юбилее уңаеннан, газетабызны чыга башлаганнан бирле алдырулары турында хәбәр итүчеләр саны артканнан-арта бара.

Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында туып, инде кырык ел Шеморбашта яшәүче Елена Евстигнеева – шундыйларның тагын берсе.  

“Газетаны яратам, алган көнемдә үк һәр битен укып чыгам һәм кадерләп саклыйм аларны. Олылар өчен дә, яшьләргә дә “Белемнек” битләре бик файдалы. Үз районыбыздагы кешеләр, бәйрәмнәр  турындагы язмаларны укып, күңелгә рәхәтлек алам, горурланып куям. Ә инде башка төбәкләрдә яшәүче карендәшләребезнең тормышы белән таныштыруыгызга аеруча шатмын”,  –дип сөйләде ул.    


Нет комментариев