Хушбуйны ничек дөрес сибәргә?
Төрледән-төрле

Хушбуйны ничек дөрес сибәргә?

Хушбуй тәндә озак саклансын өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәк.

  • Хушбуйны чиста тәнгә, өйдән чыгарга 30 минут кала сибәргә кирәк. Шул вакыт эчендә аның исе тулысын-ча ачылачак. Коры тәндә иң сыйфатлы хушбуй да озак тормый. Шуңа иң элек тәнгә иссез лосьон яки крем сөртергә, 10-15 минуттан хушбуй сибенергә кирәк.
  • Хушбуй исе өстән аска төшми, ә астан күтәрелә. Шуңа аны тез астына, кул бөгелгән урынга, беләзеккә, муенга, колак артына һәм чәчкә сибәләр. Пульс нокталарына сипкәндә исе яхшырак ачылачак.
  • Хушбуйны киемгә сипмәгез. Беренчедән, ул таплар калдыра, икенчедән, киемдә аның исе үзгәрәчәк. Шарф, перчаткага гына бераз сибәргә ярый.
  • Хушбуйны чәчкә сибәргә рөхсәт ителә. Моның өчен махсус гидропарфюм да чыгарыла, аның чәч сәламәтлегенә зыяны юк.
  • Хушбуй исе тәндә озак саклансын өчен шундый ук исле лосьон яисә крем да сатып алырга кирәк.

Файдалы киңәшләр


Нет комментариев