Хуҗабикәләргә киңәшләр: салат яфракларын тозлы суда юсаң әйбәтрәк
Әлеге киңәшләрнең көндәлек тормышта кирәге чыкмый калмас, саклап куегыз.
- Агачтан эшләнгән мебельне аяк киеме кремы кулланып та яңартырга мөмкин. Төсен генә туры китереп сайлау кирәк.
- Авызы тар вазаларны ничек чистартырга белмисезме? Гап-гади дөге ярдәм итәр. Ваза эченә бер кашык дөге салыгыз һәм шуңа сабынлы су өстәгез. Аз гына бутап җибәрсәгез, вазагыз яңа алган кебек булыр.
- Өегездә мәче асрасагыз, бу киңәш сезнең өчен. Диван өстеннән мәче йонын җыеп алу өчен, резина перчатка киегез дә, аны юешләтеп, диван өстен сыпырып алыгыз: мәченең бөтен йоны перчаткага җыелачак.
- Салат яфракларын тозлы суда юсаң әйбәтрәк.
- Агачтан эшләнгән мебельне аяк киеме кремы кулланып та яңартырга мөмкин. Төсен генә туры китереп сайлау кирәк.
- Аз гына суга шикәр салып, шуның белән чайкасагыз, кулдагы май бетәр.
- Электр белән эшли торган иске теш юу щеткасын ташламагыз — кафель плиткалар арасын юарга бик җайлы ул.
- Линолеумга элеккеге матурлыгын кайтару өчен теш пастасы белән ялтыратырга кирәк.
- Кухнядагы агач һәм пластик такталардагы тапларны лимон ярдәмендә бетерергә була. Моның өчен лимонны урталай бүлеп, суын такта өстенә агызырга һәм 20 минут тотарга кирәк. Аннан инде, әлбәттә, чайкап куярга.
- Бакырдан эшләнгән әйберләрне чистарту өчен, уксус, тоз һәм онны бер күләмдә алыгыз һәм, йомшак чүпрәк ярдәмендә, шушы әзер «ботка» белән бакыр савыт-сабагызның өстен чистартыгыз. Су белән чайкагач, корытып сөртегез.
- Лимон согы отбеливательне алыштыра ала. Кер юганда суга ярты чынаяк лимон согы кушарга кирәк.
- Банкага сеңгән ис бетмиме? Җылы суга бер чәй кашыгы горчица кушып юыгыз.
«Сөембикә» журналы
Фото: нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев