Төрледән-төрле

Уха пешерү серләре

Уха тәмле булып пешсен дисәң, кайбер серләрне белергә кирәк.

  • Уха өчен иң яхшысы — алабуга (окунь), сазан, судак, сөмбаш (семга), карп, чуртан (щука), табан балык (карась). Тәрәч (треска), палтус, диңгез алабугасы (окунь) да әйбәт. Ә менә чабак (плотва), корбан (лещ), ташбаш (пескарь), сельдь балыгыннан аш пешерергә кирәкми. Шулпа өчен берничә төрле балык алсаң, ул тагын да тәмлерәк чыга.
  • Ухага яшелчәләрне эре итеп турап салалар. Суганны кабыгыннан чистартмыйча гына икегә бүлеп салырга кирәк.
  • Хуш исле булсын өчен укроп, яшел суган, эстрагон, шафран, имбир, мөшкәт чикләвеге (мускатный орех), фенхель, әнис, лимон салыгыз.
  • Уханың шулпасы үтә күренмәле булсын дисәгез, аны кәстрүлнең капкачын япмыйча гына сүрән утта пешерегез.

Шәһри Казан


Нет комментариев