Бик яшь помидор (борыч, баклажан) үсентеләрне ашлау киңәш ителми. Инде бераз үскән, бишенче чын яфракларын чыгарганнары, сәламәт, нык булсын һәм сузаеп китмәсен өчен, вакытында дөрес тукландырырга кирәк.
Көл төнәтмәсе — калий һәм фосфор чыганагы.
1 стакан агач көленә 2 литр кайнар су коеп, бер тәүлек төнәтергә. Шуны 10 литр булганчы су белән кушып болгатырга һәм һәр үсенте төбенә 100 мл сибәргә.
Файдасы: сабакларын ныгыта, тамыр системасын яхшырта, авырулардан саклый.
Чүпрәле тукландыру — сузаймыйча актив үсеш бирә. Ун литр җылы суга 10 грамм коры чүпрә + 1 аш калагы шикәр комы салып, 2-3 сәгать төнәтергә һәм һәр үсенте төбенә 50-100 грамм сибәргә.
Файдасы: тамыр үсешен стимуллаштыра, үсемлекне ныгыта.
Йодлы катнашма — фитофторозны кисәтә. Өч литр суга 3 тамчы йод кушып болгатырга. Үсемлекләрне ике атнага бер тапкыр пулевизатор ярдәмендә коендырырга.
Файдасы: гөмбәчекле авырулардан саклый, үсешен тизләтә.
Суган кабыгы төнәтмәсе — корткычлардан саклый.
1 стакан суган кабыгына 2 литр кайнар су коярга һәм бер тәүлек төнәтергә. Үсентеләрне ун көнгә бер коендырырга.
Файдасы: корткычлар барлыкка килүне булдырмый, үсемлекләрнең иммунитетын ныгыта.
Нашатырь спирты — үстерү өчен азот.
10 литр суга 1 аш калагы кушып болгатырга һәм һәр үсенте тамыр төбенә 50-100 мл сибәргә.
Файдасы: артык сузаеп китүгә юл куймыйча үсешен активлаштыра, азотка тукландыра.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев