Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Үги ана яфрагы һәм чәчәге файдасы

Үги ана (мать-и-мачеха) елга буйларында, юеш җирләрдә үсә. Чәчәген ачылып бетмәс, ә тамырын кар ачылгач та җыярга кирәк.

Яфракларын кырау төшә башлаганчы җыялар. Чәчәге, яфрагы, тамыры — һәммәсе дәвалау үзлегенә ия. Үги ана яфрагы ашказанын төзәтер һәм куәт бирер. Шулай ук бизгәк тотканда тирләтер һәм ютәлгә, күкрәк авыруларына, үпкә һәм эч шешкәнгә файдалы. Үт кутырыннан котылу өчен үги ана яфрагын чәй кебек эчеп авыруны эчтән куалар. Тышкы авырулар булганда яфрагын ябалар. Яфрагын киптереп чәй кебек эчсәң, ютәлгә һәм сулыш тарайганда, бизгәк тотканда шифасы күп. Шешләргә һәм җәрәхәтләргә япсаң да бик файдалы үлән. Яшел яфрагын һәм тамырын алып, шунда ук суын сыгып (сок ясап) һәр көнне ике мәртәбә берәр аш кашыгы эчсәң үт кутырына һәм туберкулез авыруына, үпкә җәрәхәтләрен дәвалауда шифасы тияр.

Ветеринарлар үги ана яфрагын мал йөткергән вакытта печәнгә яки солыга кушып ашаталар.

Якты юл

Алина Кондратьева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев