Гади генә әзерләнә торган томат согының рецепты.
Помидорларны яхшылап юып, соковыжималкадан чыгарабыз. Шушы массаны кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, күбеген җыеп алабыз. Әкрен утта 10 минут кайнаткач, 1 литр сок исәбенә: тулыр тулмас 1 чәй калагы тоз, өеп бер чәй калагы шикәр комы, 2 данә хуш исле (душистый) борыч, 1 данә кечерәк лавр яфрагы салып, тагын 15 минут кайнатабыз.
Утны сүндергәч, тәмләткечләрен җыеп алабыз. Согыбыз әзер! Стерильләшкән банкаларга салып, тимер капкач белән ябып куябыз.
Нет комментариев