Чәй янына пешереп карагыз әле.
Безгә кирәк булачак: 3 күкәй, 1 стакан шикәр комы, бер-ике чеметем ванилин, 3 аш калагы каймак, 1 стакан он, 10 грамм күперткеч (разрыхлитель).
Күкәй, шикәр, ванилин, каймакны бергә кушып, әйбәтләп болгатырга. Әлеге катнашмага он, күперткеч өстибез, болгатабыз. Пешерү өчен формага салабыз һәм алдан җылытылган мичтә (180 градус) 20-30 минут пешерәбез.
Духовкадан алып, берничә урында теш чистарткыч белән тишәбез һәм өстенә куертылган сөт салабыз. Безнең кекс әзер, тәмле булсын!
Нет комментариев