Теш чайката торган сыеклыкның 4 файдасы
Теш чайката торган сыеклыкны көнкүрештә төрле максатларда да кулланырга була.
Бөҗәкләр тешләгәндә, әлеге сыеклык авыртуны басарга сәләтле. Кычыткан чакса мамыкка әлеге сыекчаны салып, авырткан урынга сөртергә мөмкин.
Бу сыеклык йорт хайваннарының бетләрен дә бетерә. Моның өчен сыеклыкны шампунь белән кушарга һәм эт яки песине шуның белән юып, чиста су белән коендырырга кирәк.
Компьютерыгыз, планшет яисә телефоныгызның экранын чистартырга уйласагыз, теш чайката торган сыеклык ярдәмгә килә. Мондый сыекча белән сөртеп алынган өслекләр ялтырап кына калмыйча, аларга озак вакыт тузан да утырмаячак.
Кавыктан интегәсез икән, чәч төпләренә әлеге сыекчаны сөртегез. Нәтиҗәсе берничә көннән үк күренәчәк!
Шәһри Казан
Фото: Туганайлар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев