Ташкабаклы бәрәңге запеканкасы (рецепт)
Төрледән-төрле

Ташкабаклы бәрәңге запеканкасы (рецепт)

Ташкабактан ниләр генә пешереп булмый. Тагын бер тәмле рецепт тәкъдим итәбез.

Кирәк: бәрәңге (5 данә), күкәй (3 данә), зур булмаган ташкабак (2 данә), башлы суган (1 данә), сыр (50 грамм), каймак (4 аш калагы), тәменчә тоз, борыч, бераз үсемлек мае. 

Бәрәңгене әрчеп кыргычта уабыз. Ташкабакны да кабыгыннан чистарткач, кыргыч аша чыгарабыз. Бәрәңгене майлы табага бәрәңгене тигезләп җәябез. Тоз, борыч сибәбез, икенче катка — ташкабак, аның өстенә туралган суган салабыз. Каймак сылыйбыз.

Сырны кырыгыч аша чыгарып, тирән савытка салабыз, күкәй сытып, болгатабыз. Запеканка өстенә тигезләп салабыз. Таба өстенә фольга ябып, газ пичендә (200 градус) 40 минут пешерәбез.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев