Тәрәзә челтәрен агартуның ысулы
Челтәрләрне юганда әлеге киңәшләрне истә тотыгыз.
Юган суның температурасы 30 −40 ° тан артмасын. Челтәрләрне артык ышкырга да, ныклап борырга да кирәкми, чылатканда бөкләп кенә суга салырга һәм чайкагач шул килеш кенә җәеп җепкә эләргә кирәк. Шулай эшләгәндә, челтәрләр нык бөгәрләнми һәм җиңел үтекләнә.
Тоз. Бер табак суда бер уч кер порошогы һәм 3-5 аш кашыгы эре тоз эретеп, пәрдәне төнгелеккә чылатып калдырыгыз. Иртән сыгып алып, бер-ике кат чиста суда чайкап элегез.
Водород перекисе һәм нашатырь спирты. Бер табак суга 1 аш калагы нашатырь спирты һәм 2 аш калагы 3 % водород перекисе салыгыз. Пәрдәләрне шушы суга 30 минутка батырыгыз.
Ә инде бик нык саргайган челтәрне башта чылаталар, аннары порошоклы су белән юып чайкыйлар. Шуннан соң нашатырь спирты белән водород перекисендә агарткач, бер кат тозлы суда чайкарга, иң соңыннан крахмалларга кирәк.
Ак керләрне агарту өчен элекке сыналган ысул. Бер чиләк кайнар суга берничә бөртек марганцовка (су алсу төскә керергә тиеш), 200 грамм кер юу порошогы салып, эреп беткәнче болгатырга кирәк. Юылган юеш керне чиләккә салып, бер сәгатьтә өстен каплап куясы. Су суынгач, керне яхшылап чайкарга. Порошок урынына кер сабынын кырып та кулланырга була.
Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев