Тәмле чәй рецептлары
Чәйнең нинди төре генә юк. Сезгә берничә рецептны тәкъдим итәбез.
Лимон, имбирь һәм корицалы чәй.
Чәйнектә кара чәйне пешерегез, 2 чәй калагы вак итеп туралган имбирь, корица таягы салыгыз. 10 минут төнәткәннән соң лимон өстәгез. Теләгән кеше шикәр комы да сала ала.
Әфлисун һәм бөтнекле чәй.
Яшел яки кара чәйне чәйнеккә салыгыз, әфлисун кабыгын турап өстәгез. 10-15 яфрак бөтнек тә кушыгыз. 10 минут төнәтегез. Әзер булгач әфлисунның долькаларын салсагыз да була.
Карлыган яфрагыннан чәй.
Кайнар су өстенә кара яки яшел чәй салыгыз, 5-7 кипкән карлыган яфрагы өстәгез. Тагын өстеннән кайнар су белән пешереп алыгыз. 5-7 минут төнәтергә кирәк.
Жасминлы чәй.
1:5 порция белән жасмин һәм чәйне болгатабыз. Өстенә кайнар су салып пешекләгәч, суны түгәбез. Яңадан кайнар су агызабыз. Монда 1 чынаякка 1 бал калагы жасминлы катнашма булырга тиеш. 5 минут төнәтәбез. Әзер!
Роза белән чәй.
Роза чәчәгенең таҗларын киптерәбез. 1 бал кашыгы чәйгә 4-5 таҗны салып болгатабыз. Катнашманы өсте каплаулы банкада саклагыз, кирәк чакта алып пешерегез.
Салкын облепиха чәе.
Облепиха һәм бөтнек яфракларын кайнар суга салабыз, 10-15 минут тотабыз. Яфракларны җыеп алып бал кушабыз. Суытыр өчен боз кубиклары салып бирелә. Әлегә чәй салкын килеш бик тәмле, шуңа суытып эчелә.
Авыл хатыны, фото: «Туганайлар».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев