Суган тураганда еламас өчен киңәшләр
Суган тураганда күздән яшь агып азапласа, әлеге киңәшләрне кулланып карагыз.
- Суганны кискәнче һәм кисү вакытында пычакны салкын суда чылатып ала яисә чистартылган суганны берничә минутка салкын суга салып тора аласыз.
- Чистартыр алдыннан суганны берәр сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Пычакны 15 минут суыткычның аскы өлешендә тотсаң, шундый ук нәтиҗә булачак.
- Суганны кайнап утырган һәм пары чыгып торган су, яки янып торган шәм янында кисегез. Су пары суганның фитонцитларын (күздән яшь чыгара торган) тарата икән. Суганны әрчер алдыннан, аны зур кисәкләргә бүлеп, башта кайнар суга салып алыгыз, аннары судан алып, бер бөртек күз яше түкми турый аласыз.
- Авызыгызга бераз су алып, суганны кисеп бетергәнче аны йотмый торыгыз. Шулай эшләгәндә, күздән яшь чыкмый икән.
- Суган кискәнче сагыз яисә петрушка чәйнәп торыгыз. Сагыз һәм үләндә булган матдәләр суганның күз яшен чыгара торган сәләтен киметә.
- Суган турый торган тактаны уксус белән чылатсагыз, анда барган химик реакция нәтиҗәсендә суган парлары нейтральләшә.
- Суган кисә торган тактага күп итеп тоз сибегез, шулай иткәндә, суган кискәндәге сут тозга сеңә һәм елатмый. Бу очракта тозның эре булуы мөһим.
- Тоз сибеп кенә түгел, тактаны лимон кисәге белән ышкып та шундый ук нәтиҗәгә ирешеп була.
- Суган турый торган пычак тигез, үткен, шома булырга тиеш. Пычак дөрес сайланса, кискән вакытта сут аз күләмдә бүленеп чыга һәм күз яшьләре түгелүгә ирек куелмый.
Фото:Нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев