Суган, сарымсак ашлау буенча киңәшләр
Төрледән-төрле

Суган, сарымсак ашлау буенча киңәшләр

Июнь аенда суган һәм сарымсакка, кимендә, атнага 1-2 мәртәбә су сибәргә кирәк.

Сарымсакка ай уртасына кадәр тузганак яки петрушка төнәтмәсе (икесе дә азот һәм калийга бай) сибү әйбәт. Бу үләннәр 10 литр суга 1 литр исәбеннән алына. Берничә көннән көл төнәтмәсе (10 литр суга — 1 литр көл) сибү файдалы. 

Суган түтәлләренә азотлы һәм микроэлементлы ашламалар кертелә. Азотка бай кычыткан (10 литр суга — 1 литр кычыткан яфрагы) төнәтмәсе сибәләр. Сарут (пырей) төнәтмәсе куллансаң да була. 

Июнь азагында суган һәм сарымсак түтәлләренә азотлы ашлама кертүдән туктыйлар, калийлы ашламага өстенлек бирелә. 10 литр суга 1 литр агач көле салып төнәтеп, шуңа су кушып сибәләр. 20-25 грамм күкертле калийны 10 литр суда эретеп, 7-10 көн аерма белән, ике мәртәбә сибәргә дә мөмкин.

Игътибар! Пероноспороз чире таралмасын өчен, төнәтмәләрне сипкәндә сарымсак, суган кыякларын чылатмаска, төбенә генә сибәргә кирәк.


Нет комментариев