Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Стейк пешерәбез

Стейк пешерүнең дә үзенчәлекләре бар.

Кирәк булачак: яхшы филе, тоз һәм борыч, 3 аш калагы көнбагыш мае.

Гадәттә стейк өчен сыер ите кулланалар. Әгәр итне кибеттән аласыз икән, махсус стейк өчен дигәнне алыгыз. Әгәр дә, туңдыру камерасыннан аласыз икән, итне тулысынча эретергә кирәк булачак. Бер кешелек порция өчен чама белән бер уч зурлыгындагы ит кисәге кирәк. Ит бераз эрегәннән соң аны ике бармак калынлыгы итеп кисәргә кирәк. Итне җепселләр уңаеннан түгел, җепслләр киселерлек итеп аркылыга кисү мөһим.

Итне җепселләренә аркылы кисәргә кирәк, ул вакытта җылы аның эченә җиңелрәк үтеп керә, шуның исәбенә стейк тизрәк әзер була һәм үзенең сокларын, искиткеч тәмен югалтмый.

Кыздырыр алдыннан ит тулысы белән эреп, бүлмә температурасына кадәр җылынырга тиеш. Итне беркайчан да кайнар суда яки микроволновкада эретмәгез. Бу ит структурасын һәм җепселләрен боза.

Калын төпле табага (чуен таба булса яхшырак) көнбагыш мае салабыз һәм әкрен утка куеп аның яхшылап җылынганын көтәбез. Ул арада итне салфеткалар яки чүпрәк белән киптерәбез, астына һәм өстенә тоз, борыч сибәбез. Тозны җәлләмичә сибегез, ул итнең эченә дә үтеп керергә тиеш. Таба кызгач, итне сак кына табага куябыз һәм һәрбер ягыннан 2,5 минут кыздырабыз.

Стейкны кыздыру дәрәҗәләре бик күп төрле була. Кемдер стейкның эче бераз канлы булуын, ә кемдер киресенчә бик каты кыздырылганны ярата. Без уртача дәрәҗәдә кыздырылганны эшлибез.

Итне ике яктан да кыздырып алгач, фольгага төреп 20 минутка бик әкрен утлы духовкага «ял итәргә» куеп торырга кирәк.

Стейк, кыздырганнан соң ким дигәндә 15 минут ял итәргә тиеш. Әгәр дә кыздырганнан соң аны шунда ук табынга чыгарсагыз. Аның эче пешми калачак. Духовкада итнең тыштагы җылысы эчен кирәк дәрәҗәдә җылытырлык булачак.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев