Стаканда чизкейк (рецепт)
Төрледән-төрле

Стаканда чизкейк (рецепт)

10-15 минутта әзерләнә торган десерт.

Кирәк булачак: 150 грамм печенье, 60 грамм атланмай, 300 грамм эремчекле сыр (творожный сыр), 33% сливки, 70 грамм шикәр пудрасы, ваниль, җиләк-җимеш.

Печеньеларны яхшылап ваклыйбыз. Моны уклау белән дә, блендер белән дә эшләргә була. Аннан аның өстенә эретелгән атланмайны салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Стакан төбенә салып, яхшылап тыгызлыйбыз. 

Кремны ясар өчен сливкины миксир, яки венчик ярдәмендә күпертәбез. Икенче савытта сыр, шикәр пудрасын һәм ванильне яхшылап тугылыйбыз. Аңа күпертелгән сливкины салып, болгатабыз. 

Стакандагы печенье өстенә салабыз. Өстен үзегез теләгәнчә җиләк-җимеш белән бизибез. 1 сәгатькә суыткычка куеп тотыррга киңәш ителә.

Фото: «Туганайлар»

 

 


Нет комментариев