Шоколадта тәмле слива кайнатмасы рецепты.
Кирәк булачак: 1 килограмм слива, 1 килограмм шикәр комы, 3 аш калагы какао.
Сливаны урталай ярырга, төшен алырга кирәк. Аннары шикәр комы һәм какао салып болгатырга, берничә сәгатькә калдырырга. Бу массаны кайнатып чыгарырга һәм сүрән утта тагын 45-50 минут тотарга.
Әзер кайнатманы стерилизацияләнгән банкаларга тутырып алып куярга.
Чәегез тәмле булсын!
Нет комментариев