Слива белән әстерхан чикләвегеннән кайнатма
Төрледән-төрле

Слива белән әстерхан чикләвегеннән кайнатма

Хуҗабикәләргә тәмле рецепт.

Кирәк булачак: 1,5 килограмм слива, 1,5 килограмм шикәр комы, 2 әфлисун, 500 грамм йөзем (азрак та ярый), 250 грамм әстерхан чикләвеге.

Чикләвекне вак итеп турыйбыз. Слива белән әфлисунны юабыз, беренчесенең төшләрен алабыз. Әфлисунны кабыгы белән бергә ит тарткыч аша чыгарабыз. Эмаль кәстрүлгә слива, йөзем, әфлисунны һәм шикәр комын кушып, сүрән утка 1,5 сәгатькә пешерергә куябыз. Масса куергач, чикләвек кушабыз да тагын 20 минут кайнатабыз. Кайнар кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Йорт.Бакча.Рецептлар

Фото: «Туганайлар»

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев