Төрледән-төрле

Сирень чәчәге файдасы: буыннар сызлаганда, ларингит борчыганда булыша

Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.

Буыннар сызлаганда. Сирень чәчәген банкага салалар, өстенә аракы коялар һәм яхшылап каплап куялар. 3-4 атна караңгы урында тоткач, төнәтмәне компресс ясау, авырткан урынны уу өчен кулланалар.

Ларингит борчыганда, тамак төбен чайкату өчен мондый төнәтмә ясыйлар. 3 аш калагы сирень чәчәген 100 миллилитр аракыга салып, 7 көн төнәтәләр. Файдаланыр алдыннан төнәтмәгә 1:10 нисбәтендә су кушалар.

Күзнең күрү сәләтен яхшырту өчен сирень чәчәген чәй кебек пешерәләр. Шунда мамык салфетканы чылатып, 3-5 минутка күзгә куеп торалар.

Циститтан. 1 аш калагы сирень чәчәген 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 4 мәртәбә берәр аш калагы кабул итәләр.

 


Нет комментариев